«Планета дөньясы һәм аның серләре» экологик уены (6+)
8 нче санлы балалар китапханәсендә «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Планета дөньясы һәм аның серләре» дигән экологик уен үтте. Борынгы планеталарның берсе булуына карамастан, безнең Җир шары серләргә һәм табышмакларга бик бай. Шуларның кайберләрен чишәр өчен, балалар «Үсемлекләр патшалыгы», «Урман патруле», «Кошлар – безнең дусларыбыз» һ.б. станцияләр буйлап виртуаль сәяхәткә кузгалды. Командалы уенда укучылар үзләрен чын табигать белгечләре итеп күрсәтте, бу эштә аларга булган белемнәре һәм зирәклекләре, дуслыклары һәм тапкырлыклары ярдәм итте. |